Бүген муниципалитетның 100дән артык хезмәткәре “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура - спорт комплексы нормативларын тапшырдылар. Катнашучылар хезмәткә һәм оборонага әзерлек комплексы күздә тоткан сынауларда: перекладинада тартылу, идәннән өскә таба күтәрелү, сыгылмалылыкны тикшерү өчен авышу, пресс, озынлыкка сикерү, атуда осталыкларын күрсәттеләр.