Нефть башкаласында “Әлмәттә экология елы” проект семинары үтте

2017 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе

Әлмәттә экология һәм иҗтимагый тирәлек елы уңаеннан һәм экологик икеайлык кысаларында яшелләндерү программасын тормышка ашыру хакында сүз булды. Яшьләр үзәгендә оештырылган проект семинары вакытында калабызның актив гражданнары нинди үзгәрешләр күрергә теләүләрен уртага салып сөйләште.

Шәһәребездә ел саен агач-куаклар йөзләп кенә түгел, меңләп утыртыла. Ләкин кызу җәйдә кибеп яисә башка сәбәпләр белән тамыр җибәрә алмый тиз генә үсеп китә алмаган үсентеләр күпме генә булса да җитми. Инде күптән куллану вакыты чыккан тупылларны кисеп алып, алар урынына яңадан агачлар шаулый башлаганчы вакыт байтак үтәчәк шул әле. Боларның барысы да исәпкә алып Әлмәттә бу елны алма бакчасы булдыру һәм шәһәребезне язын ак ефәккә күмеп шаулый торган җимеш агачлары белән баетуны тагын бер өстенлекле юнәлеш итмәкчеләр. Гадәткә кереп барган проект семинарында, башлыча, шул хакта сүз барды.

Яшелләндерү көн кадагында торган төп мәсьәлә булса да, семинарда катнашучылар үз проектларын өч юнәлештә тәкъдим итте. Бу җир, су һәм һава чисталыгы. Шәһәр активистлары алты командага бүленеп, нәтиҗәдә алты проект хасил булды. Су юнәлешендә тәкъдим ителгән проектлар арасында «Алсу» микрорайоныннан башланып, үзәк район хастаханәсе артыннан (Балакина урамы буйлап) агучы инешне төзекләндерү бар. Дөрес, моннан берничә ел элек тә әлеге сулыкны тәртипкә китерү буенча эш башкарылган иде. Тик ул чакта әле инешнең башланган урынында бүген калкып чыккан күпфатирлы йортлар төзелеше башланырга гына тора иде.

Җирне саклау проектларына кагылышлы идеяләр исә шәһәрдә чүпне аерым-аерым җыюга корылган чүп савытларын күбрәк урнаштыруга, чүплек өемнәрен юк итүгә кагылды. Моннан тыш бакчачылык ширкәтләрен дә шәхси төзелеш мәйданнарына бирүне хуплап чыгучылар булды.

Семинарның эшенә әле нокта куелмаган. Эш барышында яңгыраган тәкъдимнәрне белгечләр тагын бер тапкыр карап, берләштереп, әлмәтлеләр белән кабат уртага салып сөйләшәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International