Күптән түгел Санкт-Петербургта булган вакыйгалар белән бәйле әлмәтлеләрне игътибарлы булырга чакыралар

2017 елның 5 апреле, чәршәмбе

Дүшәмбе Санкт-Петербургта булган шартлау тагын тынычлыкны бозды. Әлеге вакыйга уңаеннан полиция хезмәткәрләре журналистлар белән очрашты, терроризмга каршы комиссиянең чираттан тыш утырышы үтте. 

Терроризмның кайда, кайчан булачагын беркем дә алдан гына әйтә алмый. Санкт-Петербургта да метрога төшүче кешеләр шундый хәлгә юлыгырбыз дип уйламагандыр. Кеше гомерен чүпкә дә санамаган вәхшиләр кулыннан 70 кә якын кеше зыян күрде, 14 енең гомере өзелде. Әле ярый кулдан ясалган икенче шартлаткычны вакытында ачыклау мөмкин булган. 
Бу фаҗига кайда гына булсак та уяулыкны киметмәскә өнди. 
– Без шәһәрдә һәм районда яшәүчеләрне кеше күп була торган урыннарда, зур сәүдә үзәкләрендә яки башка урыннарда калдырылган хуҗасыз әйберләргә, шикле тоелган адәмнәргә игътибар итәргә чакырабыз. Һич кенә дә әлеге табылдыкларны кул белән тотарга, урыныннан күчерергә, төрелгән булса сүтәргә тырышмагыз. Тиз генә бу объектның куркынычсызлык службасына хәбәр итегез, – диде эчке эшләр идарәсе бүлеге начальнигы урынбасары Ленар Рәхмәтуллин мөрәҗәгатендә. 
Районда транспортта һәм халык күп йөри торган җирләрдә куркынычсызлык чаралары тагын да көчәйтелде-көчәйтелүен. Әмма, кызганыч, беркем дә бездә террорлык актлары булмас дип ышанып әйтә алмый. Шуңа күрә монда бердәмлек, ягъни безнең дә ярдәм, әйләнә-тирәбезгә сизгер карашта булу кирәк. 
Шикле кеше яки әйбергә тап булсагыз 02, 112 телефоны буенча шалтыратыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International