Бүген Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетында “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына килгән контроль белдерүләрне карау барышы турында киңәшмә узды. Чарада Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратының “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасыннан файдаланучылар эшен координацияләү бүлеге җитәкчесе Рөстәм Низамиев катнашты.