Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты 2017 елның 18 апреленә билгеләнгән муниципаль милекне сату буенча электрон сатулар турында хәбәр итә:
- Әлмәт районы, Рус Акташы авылы, Автодорожная урамы, 8 адресы буенча урнашкан гомуми мәйданы 632, 1 кв.м. булган административ бина, башлангыч бәя – 3 961 000 сум.
Электрон сатуларда катнашу өчен гаризалар 2017 елның 17 мартыннан 12 апрельгә кадәр кабул ителәчәк.
ЭСИ (Электрон санлы имза) түбәндәге адреслар буенча сатып алып була:
- «Такснет» ЯАҖ, Әлмәт, Ленин ур., 13. оф. 217 тел./факс: (8553) 45-32-50, (8553) 45-35-42;
- «Гарант Софт» ҖЧҖ, Әлмәт, Пушкин ур. 62, тел. (8553)32-44-72;
- Нафиков Тимур Сирин улы ШП, Әлмәт, Шевченко урамы 94, кв. 53, тел. (8553) 33-78-35, электрон почтасы ntumyp@gmail.com.
Тулырак мәгълүмат артыннан Әлмәт шәһәре, Тукай проспекты, 9а, 2нче кат адресы буенча Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасына 1нче тәрәзәгә мөрәҗәгать итегез. Элемтәләр өчен телефон: 8(8553) 43-86-78.
Электрон аукционны үткәрү турында хәбәрләмә, сату-сатып алу килешүе проекты белән Россия Федерациясенең torgi.gov.ru рәсми сайтында, Әлмәт муниципаль районның www.almetyevsk.tatar.ru рәсми сайтында «Киләчәк аукционнар һәм конкурслар» бүлегендә танышырга мөмкин.