Әлмәттә хәрби хезмәткә каралучыларны хөрмәтләделәр

2017 елның 29 марты, чәршәмбе

Бүген Әлмәт драмтеатрында “Хәрби хезмәткә чакырылучы көне” социаль-патриотик акциясе булып узды.Анда сугыш ветераннары, хәрби чуалышларда катнашучылар, бүген армиядә булучыларның әти-әниләре, хәрби хезмәткә каралучы яшьләр, кадетлар катнашты. Хәзерге вакытта 400 дән артык әлмәтле хәрби хезмәттә. Район башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова, хәрби комиссар Ришат Сабиров алар турында бары тик яхшы хәбәрләр генә ирешүен җиткерделәр. Ришат Сабиров әйтүенчә, язгы чакырылышта безнең районнан 200 дән артык егет хәрби хезмәткә чакырыла. Аларга сәхнәдән уңышлы, тыныч хезмәт, исән-сау әйләнеп кайтуларын теләделәр. Бүләкләргә дә бай булды акция. Хәрби-париотик бәйгедә призлы урын алганнар да сәхнә түренә чакырылды. Физкультура көллияте командасы төбәкара бәйгедә беренче, республикада икенче урын алган. Уллары яхшы хезмәт иткән әниләргә дә бүләкләр тапшырылды. Концерт номерлары да бик җылы кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International