25 мартта Әлмәттә көньяк-көнчыгышның яшүсмерләр клублары арасында хоккей буенча иң массакүләм һәм дәрәҗәле традицион ярышларының финалы узачак. Бу чарада җиңүчеләр ТР ҖАҖ "Татнефть" Кубогына ия булачак. Бу сезонда ярышлар инде 16-нче тапкыр уздырыла. Матчлар декабрьдә старт алды.