Бүген башкарма комитетында шәһәрнең генпланына үзгәрешләр кертү хакында фикер алыштылар. Аның эшендә район башлыгы Айрат Хәйруллин, Мәскәүнең генпланы һәм проектлар институты директоры киңәшчесе Александр Коллонтай һәм башка югары дәрәҗәле белгечләр катнашты. Киңәшмәдә катнашучыларның төп максаты – территориянең балансын саклаган хәлдә шәһәрнең тотрыклы үсешен тәэмин итү, яшәү өчен уңайлы шартлар тудыру.