Бүген Әлмәттә Startup Tour-2017 нең соңгы көне. Бу көнне Сколково белгечләре төрле дәресләр, очрашулар, мастер-класслар күрсәттеләр. Алар арасында Сколково фондының тышкы элемтәләре һәм реклама буенча вице-президенты Александр Чернов та бар иде.Ул үз чиратында заманча проектларның ни рәвешле тормышка ашырылуы турында сөйләде.