Бүген Open Innovations Startup Tour 2017 кысаларында "Сколково" фонды президенты советнигы Пекка Вильякайнен һәм район башлыгы Айрат Хайруллин инновацион балалар иҗаты объектларында: «Кванториум» балалар технопаркы һәм «Имидж» яшьләр инновацион иҗат үзәгендә булдылар. «Кванториум» - инженерлык сәләте һәм фәнни хезмәт белән кызыксынучы яшьләргә өстәмә белем бирү үзәге.
«Имидж» - цифрлы технологияләр һәм иң заманча җиһазлар ярдәме белән укучылар белем ала һәм үзләренең техник идеяларын тормышка ашыра торган мәйдан.