Язның беренче көнендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ул республиканың Президенты постын 7 елга якын били. Рөстәм Миңнеханов үз эшенә чын күңелдән бирелеп эшли. Шуның нәтиҗәсе – Татарстан Республикасының тотрыклы үсеше һәм республиканың халыкара дәрәҗәсе артуы.