Әлмәт ПОПАТында хезмәт коллективы конференциясе булып узды

2017 елның 17 феврале, җомга

Конференция эшендә ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Айрат Усманов, транспорт һәм юл хуҗалыгы хезмәткәрләре профсоюзының республика комитеты рәисе Юрий Данилов, район башлыгы Айрат Хәйруллин катнаштылар.

"АПОПАТ" җәмгыятенең генераль директоры Константин Кириченко 2016 елда предприятие буенча башкарылган чараларга тукталып узды.

Конференция барышында яңа коллектив килешү проекты кабул ителде һәм яңа профком рәисе сайланды.

Чара предприятие алдынгыларын котлау белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International