Әлмәт районы Яшьләр бистәсендә халык җыены узды

2017 елның 11 феврале, шимбә

Үз эченә Яшьләр бистәсе һәм Дербедень авылын берләштергән Әлмәт авылы җирлегендә халык җыены узды. Аның эшендә ӘМР башлыгы Айрат Хәйруллин, шәһәр һәм район службалары вәкилләре катнашты.  Авыл җирлегендә 629 кеше яшиґ, шуларның  387 се эш яшендә һәм алар нигездә  авыл хуҗалыгы, бюджет өлкәсе һәм нефть тармагында эшли.  Авыл җирлеге башлыгы Артем Веретенцев билгеләп узганча, узган отчет елында авылны төзекләндерү һәм социаль объектларны ремонтлауга зур игътибар бирелгән, алар күпчелек бюджет средстволарына башкарылган. Халыкны су белән тәэмин итү, урам утларын карау һәм башка эшләрдә алар һәрвакыт нефтьчеләр ярдәменә таяна.  “Авыл кешеләренең эчке потенциалы һәм активлыгы, барлык мәсьәләләрдә  бердәм, дус булып эшләве мөһим.Шулай булганда гына проблемаларны хәл  итү мөмкин,”-дип ассызыклады район башлыгы.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International