Район башлыгы Айрат Хәйруллин утырыш башында депутат Олег Шабалинның муниципаль хезмәткә күчүе турында хәбәр итте. Барлык депутатлар һәм шәхсән үз исеменнән рәхмәтен җиткерде. Олег Шабалин башкарма комитет җитәкчесенең авыл җирлекләре белән элемтә урынбасары булып эшләячәк.
Депутатлык вазифасын калдыруы сәбәпле , даими комиссияләргә дә үзгәрешләр кертелде.
Утырышны йомгаклап, Айрат Хәйруллин депутатларга 2017 елда яңа фикерләр һәм идеяләр теләде, нәтиҗәле эшчәнлеккә чакырып калды.