Әлмәттә 2017 елга каралган төзелеш объектлары турында сөйләштеләр

2017 елның 9 гыйнвары, дүшәмбе

2017 елда Татарстанда 146 мәгариф учреждениесенә капиталь ремонт ясарга ниятлиләр: 29 муниципаль һәм 7 коррекцион мәктәпкә, шулай ук 110 балалар бакчасына. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, 2016 елда республика төзелеш тармагында 31 бәхетсезлек очрагы теркәлгән, шулардан 11 очракта кеше һәлак булган. 2015 ел белән чагыштырганда бәхетсезлек очрагы 30%ка кимегән, соңгы 4 елда исә – хәтта 2 тапкырга.

2016 ел эчендә контроль-күзәтчелек органнары төзелеп килүче объектларны дами рәвештә тикшереп тордылар. Дәүләт торак күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 1 мең 685 тикшерү уздырылган, аның нәтиҗәләре буенча 19 млн. 439 мең сумлык 523 карар чыгарылган.    

И. Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 2017 елда Татарстан Республикасында торак төзелеше программасы буенча 2 млн. 402 мең квадрат метр торак гамәлгә кертү планлаштырыла. Шул исәптән ДТФ программасы буенча – 9 мең 453 фатирлы 140 йорт, күп фатирлы инвестицион торак буенча – 15 мең 609 фатирлы 111 йорт.

Быел гомуми мәйданы 6,2 млн. кв.м. булган 998 күп фатирлы йортка капиталь ремонт ясалачак. 232 мең 776 гражданның торак шартларын яхшыртырга исәплиләр.  

ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов киләчәк чәчү кампаниясенә аграрийларның әзерләнүе турында хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

Марат Әхмәтов сүзләренчә, 2017 ел уңышына 600 мең гектар җирдә уҗым чәчелгән. Көздән чәчүлекләрнең 92 % кышлауга яхшы хәлдә керделәр. Бүгенге көнгә уҗым күрсәткечләре уңай, дип саный Марат Әхмәтов. 

Кырларда кар катламы уңыш өчен яхшы, аерым алганда, көз көне туфракта дым җитмәүне туылыландырырга тиеш. 

Министр билгеләгәнчә, уңыш ашлламаларны дөрес куллануга да каты бәйле. Ул исәкрткәнчә, узган ел Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чәчү чорына гектарына 65 кг ашлама әзерләү бурычын куйган иде. Бүгенге көнгә республикада 74 мең тонна ашлама тупланды, бу гектарына 25,8 кг ашлама туры килә дигән сүз, ягъни былтыргы күрсәткечтән 2 ләтә артык. 

"Динамика уңай, ләкин гектарына 65 килограммнан ерак әле. Әтнә районы бик төгәл эшли. Ел башына биредә гектарына 65,2 кг ашлама тупланган. Бу республикабуенча иң яхшы күрсәткеч", - диде М.Әхмәтов. 

Теманы дәвам итеп, Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллин барлык службаларга да күрсәтмәләрен бирде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International