Транспорт салымы түләмәгән әлмәтлеләргә каршы чаралар күрелә

2016 елның 25 ноябре, җомга

ЮХИДИ  хезмәткәрләре белән берлектә суд приставлары Әлмәт юлларына рейдка чыкты.

Транспорт салымын түләмәгән шоферларны барлау нияте белән уздырылган рейд беренче нәтиҗәләрен дә биргән. Ике шоферның шактый югары суммада бурычлары җыелган булган. Әгәр алар ун көн эчендә салымнарын һәм бурычларын түләмәсә, машиналарын суд приставлары сатуга куячак. Ул акчалар бурычларны каплау өчен тотылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International