Өлкән әлмәтлеләргә “Бирлик” әзербәйҗан диаспорасы бәйрәм ясады

2016 елның 1 октябре, шимбә

Бөтендөнья өлкәннәр көненә багышлап 1нче октябрь көнне Фикрәт Бакиров җитәкчелегендә “Бирлик” әзербәйҗан диаспорасы вәкилләре Сарман районының Җәлил бистәсендә урнашкан картлар һәм инвалидлар йортында барып бәйрәм оештырдылар.

Якыннарының ярдәме һәм тәрбиясеннән мәхрүм булган ялгыз кешеләрнең күңелен күрү, аларны шатландыру Фикрәт Аждар улына яхшы йола һәм өлкәннәр алдында кешелек бурычын үтәү булып тора. Әзербәйҗан диаспорасы вәкилләре монда инде күптән көтеп алынган кунаклар. Алар 3 ел дәвамында балалары белән килеп, бәйрәм өстәлләре оештырып, милли җырлары һәм биюләре белән олыларның кәефләрен күтәреп чын бәйрәм ясыйлар. “Без мондый чараларны оештырып җаннарыбызны чистартабыз, балаларыбызда өлкән буынга ихтирам һәм игътибар тәрбиялибез”, - диде Фикрәт Бакиров.

Җәлил бистәсенең картлар һәм инвалидлар йорты мөдире Зөлфия Сәлахова хәйриячеләргә рәхмәтләрен җиткерде. “Бүгенге көндә бездә 130 кеше яши, шуларның 30 - Әлмәттән. Әлмәтлеләр якташларын онытмыйлар, еш килеп торалар. Бездә яшәүчеләргә аралашу җитми, алар якыннары, туганнары килгәннәрен көтеп торалар, аеруча, кунакларга бик шатланалар”, - диде ул.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International