26 августта 10.00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Татарстан Республикасында дару белән тәэмин итү буенча социаль хезмәтләргә багышланган матбугат конференциясе узачак.
Чарада Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш - кардиолог Альберт Галәвич, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш белгече - психиатр Илшат Хәлитов, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш белгече - эндокринолог Светлана Зянгирова, Республика клиник онкология диспансеры баш табибы урынбасары Луиза Карпенко һәм Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең соцималь түләүләр бүлеге башлыгы Гөлсинә Сабирова катнаша.
«Татар-информ» агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе оештырылачак. Видеога комментарийларда сораулар бирергә мөмкин.
ММЧ вәкилләре матбугат конференциясендә катнашырга чакырыла. Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru.
"Татар-информ" МА