Әләмттә юл салу һәм төзекләндерү эшләре төгәлләнеп килә

2016 елның 16 августы, сишәмбе

2016 ел Әлмәт өчен үзгә – шәһәребезнең юл инфраструктурасында шактый үзгәрешләр булды. Капиталь төзекләндерү Шевченко, Советская, Чехов, Белоглазов, 8нче март, Ленин урамнарына, Төзүчеләр проспектына насыйп булды. Шуның өстенә 18 ишегалды территориясе төзекләндерелде.

Төп үзгәреш – быел шәһәр үзәгендә 50 км велосипед юлы салыначак. Юл фонды акчасының бер өлеше юл хәрәкәте имнлеген тәмин итүгә – җәүлеләр чыгу урыннарын тиешенчә ясаугы, цфетофорлар куюга юнәлтеләчәк.

Җирле бюджет акчасының бер өлешенә күп балалы гаиләләргә бирелгән Урсала микрорайонындагы участокларга юл салынды. Түбән Мактамага керү юлын салу да төгәлләнеп килә.

Юл салу һәм төзекләндерү эшләренең төп өлешен сентябрь башына төгәлләү көтелә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International