Муниципалитетта балаларның җәйге ялын оештыру турында сөйләштеләр

2016 елның 24 мае, сишәмбе

Бүген узган планеркада балалар һәм яшүсмерләр эше идарәсе җитәкчесе Валентина ФефеловаӘМР башкарма комитеты, Финанслар министрлыгы, ТР Яшьләр белән эш һәм спорт министрлыгы арасында республика бюджетыннан субсидияләр бирелү турында өч яклы килешү төзелгән. Шуның нигезендә 6397 кеше өчен 26 млн. 312 мең сум бүлеп бирелгән.
1 июньдә капиталь ремонттан соң “Каенкай” сәламәтләндерү комплексы ачылачак. Анда җәй дәвамында 240 бала ял итәчәк.
шулай ук 42 белем бирү учреждениесе базасында мәктәп лагерьлары эшлиячәк. Аларда җәйге ялларда 2934 башлангыч мәктәп укучысы, көзге ялларда 1133 бала ял итәчәк.
Шулай ук муницпаль һәм дәүләт учрежденеләре хезмәткәрләренең 700 баласының да ялы оештырылачак. Әти-әниләре нефть өлкәсендә хезмәт иткән 2 меңнән артык бала «Татнефть» системасындагы лагерьларда ял итәчәк. Татнефть җәмгыяте бюджет өлкәсендә эшләүчеләрен балаларына да 75 юллама бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International