Татарстанда күпфатирлы йортларны капиталь төзекләндерү бара

2016 елның 22 мае, якшәмбе

Бүген ТР Хакимият Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм трак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин 2016 елда республикада капиталь төзекләндереләсе 830 күпфатирлы йортның 720сендә эшләр башланган дип хәбәр итте.

Видеоконференция рәвешендәге киңәшмәне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

2016 елның 20нче маена республикада капиталь ремонтланасы барлык белем учреждениеләрендә эшләр бара: 95 мәктәп, 53 балалар бакчасы төзекләндерелә. Мәктәпләрдә эш 72,6%, бакчаларда 65,3% тәмамланган. Моннан тыш 9 сәламәтләндерү лагеренда ремонт эшләре тәмамланган, 2 лагерьне төзү дәвам итә. Шулай ук 8 ресурс үзәк капиталь ремонтлана. 43 мәдәни учреждениедә дә ремонт эшләре башланган. Капиталь ремонтланасы 27 яшүсмерләр клубында эшләр башланган, ә 9ында тәмамланган инде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International