ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы Идел һәм Чулман елгалары яр буйларын ныгыту эшләрен башкарырга тәкъдим итә

2016 елның 1 феврале, дүшәмбе

Агымдагы 2016 нчы елның Су саклау зоналары елы булуын күздә тотып, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы сулыкларның яр буйларын ныгыту белән шөгыльләнергә ниятли. Бу тәкъдимне бүген министрлыкның 2015 нче елгы эшчәнлеккә йомгак ясап, 2016 нчы елга яңа бурычлар билгеләүгә багышланган коллегия утырышында төп доклад белән чыгыш ясаган министр Алмас Нәзиров җиткерде.

“Су саклау зоналары елында без Идел һәм Чулман елгалары буйлап урнашкан урманнарга игътибар юнәлтү кирәк дип саныйбыз”, - дип белдерде министр. Аның әйтүенчә, кадастр учетына кую өчен, яр буйлары зоналары чикләрен тәгаенләү эшенә тотыну мөһим. “Агымдагы 2016 нчы елның республикада Су саклау зоналары елы булып игълан ителүен күздә тотканда, без агачлар утыртып, елга һәм сусаклагыч яр буйларын ныгыту буенча эш башларга әзер”, - диде Алмас Нәзиров һәм бу максатларга өстәмә финанслау сорады.

Докладтан аңлашылганча, узган елда министрлык тарафыннан 2,21 мең га мәйданда эрозиядән саклый торган урманнар утыртылган. 2,12 мең га мәйданда урманнарны торгызу эшләре башкарылган, шул исәптән 1,65 мең га мәйданда урман утыртырган, 439 га мәйданда урманнарның табигый рәвештә торгызылуына теләктәшлек ителгән, 31 га мәйданда катнаш урманнар торгызылган, бу күрсәткечләр еллык планның 100 процентын тәшкил иткән.

"Татар-информ"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International