Кечкенә әлмәтлеләрне мандарин ашарга чакыралар

2016 елның 1 феврале, дүшәмбе

Бүген, 30 гыйнварда әлмәтлеләр өчен «Нефтьче» Мәдәният сарае каршындагы  мәйданда «Сау бул, Кыш бабай!» мәдәни-күңел ачу чарасы үткәрелә.

Чарада Әлмәт районының авыл клублары һәм Мәдәният йортлары үзешчән сәнгать коллективлары катнаша. Программада: Кыш бабай һәм Кар кызыннан котлаулар, уеннар, конкурслар, җыр-биюләр. Кечкенәләргә мандарин таратачаклар. Башлана 16 сәгатьтә.

17.40 сәгатьтә дискотека башлана. Балалар өчен махсус мәйданчыклар эшли. Аниматорлар күңелле программа әзерләгән.

"Әлмәт таңнары", Татмедиа

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International