Ел азагына кадәр Татарстанда 253 мең граждан яшәячәк гомуми мәйданы 6 млн. кв. метр булган 1029 күп фатирлы йорт ремонтлап бетереләчәк

2015 елның 14 ноябре, шимбә

Ел азагына кадәр Татарстанда 253 мең граждан яшәячәк гомуми мәйданы 6 млн. кв. метр булган 1029 күп фатирлы йорт ремонтлап бетереләчәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры хәбәр иткәнчә, ТР буенча Дәүләт хезмәт инспекциясе күрсәткечләре буенча 2015 ел башланганнан бирле 42 бәхетсезлек очрагы булган, шул исәптән 16 очрак фаҗига белән тәмамланган, авыр хәлләр – 26. Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе һәм Татарстан Республикасы буенча Хезмәт инспекциясе ел башыннан бирле 1 мең 166 тикшерү уздырган. Хезмәтне саклау нормаларын һәм кагыйдәләрен бозган өчен барлыгы 22 млн. 326 мең сум штрафлык 614 карар чыгарылган. 12 млн. 531 мең сумлык штрафлар эзләтеп алынган.

Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, бүген капиталь ремонт программалары буенча эшләр түбәндәгеләрдә тәмамланып килә: мәктәпләргә капиталь ремонт (126 гомуми белем бирү оешмасы), балаларны сәламәтләндерү лагерьлары (14), колледжлар (9), мәдәният объектлары (26), яшүсмерләр клублары (28).

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән бергә гамәлгә ашырыла торган программалар буенча эшләр дәвам итә. Сыер фермаларына һәм бәрәңге, яшелчә саклагычларга капремонт турында сүз бара (эшләр 246 объектның 261ендә тәмамланган) (программа 100%ка үтәлгән), ә силос-сенаж траншеяләренең 133 объекттан 127се әзер инде.

«Парклар һәм скверлар» программасы буенча 140 объекттан 136ында эшләр азагына якынлаша, 20 ноябрьгә кадәр калган 4 объектны тапшырырга планлаштырыла, дигән хәбәр таратты ТР Президенты матбугат хезмәте. 

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, социаль өлкә объектларын яраклаштыру буенча «Уңайлы мохит» программасының 102 объектыннан 80ендә эшләр тәмамланган, программа үтәлеше – 98,97%, 2 атна эчендә динамика – 1,3%.

 

"Татар-информ"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International