Район башлыгы Айрат Хәйруллин авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашты

2015 елның 14 ноябре, шимбә

Бүген ӘМР башлыгы Айрат Хәйруллин авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашты. Чарада шулай ук Авыл хуҗалыгы һәм азык –төлек идарәсе җитәкчесе Извил Габдракипов һәм район башлыгы киңәшчесе Фәрит Миннебаев катнашты.

Авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчеләре хуҗалыклардагы хәлнең торышы белән таныштырдылар. Бүгенге көндә иң актуаль булган проблема– терлекләрнең баш санын һәм сыерларның сөт бирүчәнлеген арттыру юллары турында сөйләштеләр. “Кичүчат” районның иң алдынгы хуҗалыкларының берсе. Биредә терлекләрнең баш саны узган ел 1363 булса, быел ул – 1407.

“Әгәр дә җитәкчесе үз хуҗалыгының үсеше турында кайгыртса, ул баш санын киметү түгел, арттыру турында кайгыртырга тиеш. Үзебезгә бирелгән вәкаләтләр кысаларында без сезнең һәрберегезгә ярдәм итәргә әзер, шул ук вакытта сездән дә нәтиҗәле эшчәнлек таләп ителә, “– диде Айрат Ринатович очрашу ахырында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International