Район башлыгы Айрат Хәйруллин файдалы казылмалар алына торган карьерларның торышын тикшерде. Рейд барышында комиссия Чупай, Яңа Кәшер, Иске Михайловка, Сабанчы авылы җирлекләре янындагы карьерларда булдылар. Карьерлар янында комиссия әгъзаларын авыл җирлеге башлыклары, карьер хуҗалары каршы алды. Әлмәт муниципаль районы территориясендә файдалы казылмалар белән эшләүгә тиешле документлары булган 13 оешма исәпләнә. Район башлыгы файдалы казылмалар буенча салым түләүне контрольгә алу, җитешсезлекләрне бетерү буенча чаралар күрү турында күрсәтмә бирде. Киләчәктә райондагы барлык карьерларны күрсәтеп карта төзү күздә тотыла.