Бәйрәмнең тантаналы өлеше “Нефтьче” мәдәният сараенда, район тарихы, нефтьчеләр төбәге үсешен чагылдырган кинофильм караудан башланды.
Тарихи чыганакларга караганда, Әлмәт районының күп авыллары бары тик XVIII гасырның икенче яртысында гына барлыкка килгән. Архив материаллары буенча Әлмәт авылына 1740 елда нигез салына. Екатерина II Указы буенча төзелгән Казан– Ырынбур трактының Әлмәт аша узуы төбәкнең киләчәк үсешенә нигез булып тора. XIX гасырның 70 нче елларында Әлмәт волость үзәгенә әверелә. 1922 елның май аенда Татарстан АССР Советының VIII съездында кантоннарны республика районнары итеп бүлү турында карар кабул ителә. 1930 елның 10 августы рәсми рәвештә Әлмәт районының туган көне буларак теркәлә. Ул чорда Әлмәт районы составына 26 авыл җирлеге керә, 36 меңгә якын кеше исәпләнә.
Халыклар бердәмлеге көне һәм районның 85 еллык юбилее белән беренче котлау сүзләрен Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин җиткерде.
“Бүгенге Әлмәт районы - республикабызның көньяк-көнчыгышында урнашкан иң көчле индустриаль үзәк, Татарстан Республикасының үсеше өчен мөһим булган өч икътисади зоналарның берсе. Беркемгә дә сер түгел, Әлмәт районының нигезе– нефть сәнәгате. Нефьчеләр белән безнең тамырлар да, язмышлар да, тарих та бер. “Татнефть” акционерлык җәмгыятенең авылларның социаль үсешенә керткән өлеше бәяләп бетергесез.
Әлеге барлык уңышлар районыбызның төп байлыгы булган белемле, талантлы, энергияле, үз Ватаннарын ихластан яратучы кешеләрнең уртак хезмәте нәтиҗәсе. Районның бүгенге уңышларына өлеш кертүче яшьләребез булу да куанычлы. Безнең горурланырлык, искә алырлык, хәтерләрдә сакларлык кешеләребез дә, казанышларыбыз да бар”,–дип ассызыклады район башлыгы үзенең чыгышында.
Айрат Хәйруллин ТР Дәүләт Советы рәисе, якташыбыз Фәрит Мөхәммәтшинның барлык әлмәтлеләргә адресланган котлау телеграммасын укыды.
ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шайхразиев Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән ихлас котлауларын җиткерде.
“ Икътисади һәм сәнәгать тармагыннан тыш республикабызның алтын фондын тәшкил иткән зыялы кешеләре, батыр сугышчылары, геройлары белән дә данлыклы булган Әлмәт районының республикада тоткан урыны абруйлы. Сезнең әле тагын да зуррак үрләр яуларга тырышлыгыгыз да, сәләтегез дә булуына безнең һичбер шигебез юк. Яңа юбилейларны яңадан–яңа уңышлар белән каршыларга насыйп булсын!”–диде ул тәбрикләү сүзендә.
Әлеге истәлекле көнне югары трибунадан үз предприятиеләрендә тырышып хезмәт иткән, район үсешенә төрлечә өлеш керткән күп ветераннар, хезмәт алдынгыларының исемнәре яңгырады. Аларга дәүләт бүләкләре тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында абруйлы кунак, Әлмәт районы белән бер көнне, 1930 елның 10 августында туган Нина Васильевна Ларина да бар иде. Бүгенге көндө Ямаш авылында яшәүче ветеран хезмәт юлын 10 яшьтә башлаган,85 яше тулса да ул эштән баш тартмый. Өч бала тәрбияләп үстергән, Бөек Ватан сугышының истәлекле медальләренә ия.
Чара барышында залда утыручылар хореография, инструменталь ансамбль, вокал коллективлары һәм районыбыз сәхнәсен тотучы талантлы үзешчәннәрнең чыгышларын карап хозурландылар. Әлеге барлык бәйрәм чаралары да Әлмәт районының 85 еллыгына багышланды.
Фәрдия Хәсәнова, “Альметьевский вестник” газетасы