Р.Миңнеханов: “Җаваплылыкның иң зур өлеше – сәфәрне тормышка ашыручыда һәм автобус бирүчедә”

2015 елның 26 мае, сишәмбе
Балаларның оешкан төркемнәрен ташуга бәйле мәсьәләләр хокукый яктан көйләнгән, шулай да, һәлакәт кабатланды, дип раслый республиканың баш автоинспекторы

2013 елның 14 ноябрендә Татарстанның Әлмәт районында, Казан-Оренбург трассасының 231нче чакрымындагы юлда, килеп чыккан балалар катнашындагы һәлакәт безгә сабак булырга тиеш иде кебек. Ул чакта балалар утырган автобус йөртүчесе юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итәрдәй тизлекне арттырып, юлдан түбән төшеп капланды. Әлеге очрактан соң, балаларның оешкан төркемнәрен ташуга бәйле мәсьәләләр хокукый яктан көйләнде. Сүз, аерым алганда, РФ Хөкүмәтенең 2013 елның 17 декабрендә имзаланган “Балалар төркемнәрен автобусларда ташу кагыйдәләрен раслау турында” 1177нче, шулай ук ТРның Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча хөкүмәт комиссиясенең шул ук елның 20 декабрендә имзаланган карары турында бара. Шуңа да карамастан, Татарстан балалары катнашындагы һәлакәт быел 21 майда Түбән Новгород өлкәсендә кабатланды, һәм без яңадан әлеге мәсьәләгә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр.

Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында уздырылган брифингта ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов сөйләде. Аның сүзләренчә, ТРның Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча хөкүмәт комиссиясе карары нигезендә балаларның оешкан төркемнәрен ташуны оештыручы – министрлыкмы ул, ведомствомы яки шәхси һ.б. затмы, ЮХИДИ идарәсенә бу хакта сәфәргә 10 көн кала хәбәр итәргә тиеш. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре, үз чиратында, транспорт чарасының яраклылыгын тикшерә. Шулай ук йөртүченең D категориясендә кимендә 1 ел вакыт идарә итүе, юл йөрү кагыйдәләрен тупас бозучы булмавы шарт. “Әлмәт районында булган һәлакәт буенча шуны хәтерлибез: балалар утырган автобус йөртүчесе 2011 елда транспорт белән исерткеч эчемлек эчкән килеш идарә иткән өчен машина йөртү таныклыгыннан 18 айга мәхрүм ителгән булган”, – дип шәрехләде бу уңайдан Рифкать Миңнеханов. Ул искәтеп узганча, балаларны ташый торган автобуслар видеотеркәү җайланмалары һәм тизлекне чикләү механизмнары белән тәэмин ителгән булырга тиеш. Шулай ук сәфәрдә төнге сәгатьләрдә, төгәлрәге, 23.00дән 6.00гә кадәр балалар утыртып йөрү ярамавына игътибар юнәлтте. “Балаларын төнгә каршы юлга чыгарып җибәргән ата-аналар әлеге кагыйдәләрне белмәгән булса кирәк. Юкса, алар моңа юл куймас иде”, – диде Рифкать Миңнеханов.

Шулай да, Татарстан спортчыларының Санкт-Петербургка сәфәре турында ЮХИДИгә кем хәбәр итәргә тиеш иде – ТР Каратэ федерациясеме, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгымы яисә пассажирлар ташу белән шөгыльләнгән оешмамы? Бу сорауга республиканың баш автоинспекторы: “Әлегә тикшерү алып барыла. Әмма, Каратэ федерациясе сәфәрне оештыручы булган очракта, моны нәкъ әлеге оешма эшләргә тиеш иде”, – дип җавап кайтарды. Шул ук вакытта ул җаваплылыкның иң зур өлеше сәфәрне тормышка ашыручы һәм автобус бирүчедә булуын ассызыклады. Сәфәр турында ЮХИДИ идарәсенә алдан хәбәр ителгәндә, җаваплылыкның билгеле бер өлеше ведомство өстенә төшәр иде, дип өстәде ул.

Искәртеп үтик: 21 май көнне иртәнге 4ләр тирәсендә Түбән Новгород өлкәсе Кстово районы Новое Ликеево торак пунктыннан 11 км ераклыкта урап уза торган юлда автобус “МAN” йөк машинасы белән “маңгайга-маңгай” бәрелешкән. Автобуста 11-14 яшьлек 12 бала, 6 озата баручы, 2 йөртүче булган. 51 яшьлек автобус йөртүче руль артында йоклап киткән һәм каршы як полосага чыккан дип фаразлана. Һәлакәт нәтиҗәсендә, 3 кеше шунда ук үлгән, аларның 1се – бала, тагын 17 кеше тән җәрәхәтләренә, имгәнүгә дучар ителгән иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International