Артем Хохорин ЮХИДИ идарәсе коллегиясендә: “Тынычланыр өчен нигез юк”

2015 елның 23 гыйнвары, җомга
2014 елда Татарстанда балалар катнашында 615 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 14 сабыйның гомере өзелгән (узган ел белән чагыштырганда, 12гә азрак). Имгәнүчеләр саны исә 30га арткан – барлыгы 665 бала җәрәхәтләнгән, имгәнгән. 281 автоһәлакәт пассажир балалар катнашында булган. Аларда 10 бала һәлак булган. Әлеге 10 нарасыйның 6сы махсус креслога утыртылмау сәбәпле үлгән. Бу хакта бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсенең Татарстан Дәүләт автоинспекциясенең 2014 ел эшчәнлеге нәтиҗәләренә багышланган коллегия утырышында республиканың баш автоинспекторы Рифкать Миңнеханов җиткерде.
2014 елда Татарстанда кешеләргә турыдан-туры шәхси бәла-каза, фаҗига китергән 5391 юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан (2013 елда 5410). Һәлакәтләрнең 615е балалар катнашында булган. Нәтиҗәдә, барлыгы 614 кешенең, шул исәптән 14 баланың, гомере өзелгән. Һәлак булучыларның яртысыннан күбрәк өлеше полиция хезмәткәрләренә кытлык кичергән районнарда күзәтелә. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов фикеренчә, автоһәлакәтләрнең гомуми санын киметү өчен (бигрәк тә әнә шундый районнарда), бу эшкә җирле үзидарә органнарының кушылуы, юл хәрәкәтендә катнашучыларга хокукый культураны пропагандалау зарур. “Ни үкенеч, күпчелек районнарда юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау гаммәви мәгълүмат чараларында гадәти статистика китерү белән генә чикләнә. Әлбәттә, бу рәвешле нәтиҗәле күрсәткечләргә ирешеп булмый”, – диде ул әлеге хәлне шәрехләп.

“2014 елда Татарстанда кешеләргә турыдан-туры шәхси бәла-каза китергән юл-танспорт һәлакәтләренең саны нибары 0,4 процентка гына кимесә дә, үлүчеләр сизелерлек дәрәҗәдә кимеде: узган ел белән чагыштырганда, үлем очрагы 95кә азрак. Нигездә, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясенең 2014 елдагы эшчәнлеген уңай бәялим. Шулай да тынычланыр өчен бернинди нигез юк. Алда безне зур күләмдәге эш көтә”, – диде чыгышында ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин. Министр 2015 елның шактый катлаулы булачагын ассызыклады. “Май-август айларында ЮХИДИ идарәсенең төп көчләре Казанда узачак спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты һәм аннан соң булачак “Мастерс” турнирында иминлек тәэмин итүгә юнәлдерәләчәк”, – дип аңлатма бирде ул бу уңайдан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International