«Пулково» аэропортыннан очышлар дүшәмбе һәм җомга гамәлгә куелачак

2015 елның 23 гыйнвары, җомга
«РусЛайн» авиакомпаниясе 2 февральдән Санкт-Петербург-Түбән Кама яңа рейсын ача.

«Пулково» аэропортыннан очышлар дүшәмбе һәм җомга гамәлгә куелачак. Барлык уңайлыклар тудырылган Bombardier CRJ-100/200 самолетында очыш вакытыты 1 сәгать 15 минут тәшкил итәчәк.

Билетлар барлык авиакассаларда, шулай ук компания сайтында сатыла, дип белдерделәр “Татар-информ” МА на «РусЛайн» авиакомпаниясенең коммуникацияләр буенча директоры Юлия Скрынникова.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International