2014 елда Татарстанда төлкеләрнең баш санын 4 меңгә киметкәннәр

2015 елның 23 гыйнвары, җомга
2014 елда Татарстанда төлкеләрнең баш санын 4 меңгә киметкәннәр. Бу хакта кичә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге хезмәтенең ТР буенча идарәсе белән ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең уртак коллегиясендә ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов белдерде.

Моннан тыш, аның сүзләренә караганда, хуҗасыз җәнлекләрне тоту дәвам итә – 23 мең эт һәм 4 мең мәче тотылган. 495 мең җәнлеккә вакцина ясалган, 2013 ел белән чагыштырганда, бу 30 процентка күбрәк. Котыру чире таралу сәбәпле, ТР Президенты указы белән имин булмаган пунктларда карантин игълан ителгән.

2014 елда җәнлекләрнең котыру чире белән бәйле рәвештә, карантин игълан итү буенча ТР Президенты барлыгы 41 указ имзалаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International