Балалар бакчасында методик чара үткәрелде

2015 елның 23 гыйнвары, җомга
21 гыйнварда 1нче “Бәләкәч” балалар бакчасында “Мәгарифнең эчтәләген яхшырту шартларында иҗади үзгәүдәләнеш һәм укыту-тәрбия процессын оештыру” дигән темага куст күләмендә методик чара үткәрелде.

Музыка җитәкчесе Регина Гыйлфанова, тәрбияче Любовь Бажитова өлкән балалар белән “Робототехника” темасына укыту эшчәнлеген күрсәттеләр. Тәрбияче Людмила Кусабкулова өлкән балалар белән “Өйдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре” темасына укыту эшчәнлеген тәкъдим иттте. Тәрбиячеләр Эльвира Ибраһимова, Наталья Логинова, Елена Масленникова әзерлек төркеменә йөрүче балалар белән “Барысын да белергә телим!” темасына дәрес бирүләрен күрсәттеләр. Чара ахырында тәрбияче Әлфия Азизова чара темасы буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International