Марат Әхмәтов: “Быел без халыкны Россия азык-төлеге белән тәэмин итәргә тиеш”

2015 елның 23 гыйнвары, җомга
Бүген ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге хезмәтенең ТР буенча идарәсе белән ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең уртак коллегиясе узды, анда 2014 елгы эшчәнлеккә нәтиҗә ясалды һәм 2015 елга перспективалы юнәлешләр билгеләнде.

Хисап ясау киңәшмәсенә Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге хезмәтенең ТР буенча идарәсе вәкилләре, күрше республикалардан күзәтчелек органнары хезмәткәрләре, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының структура бүлекләре хезмәткәрләре катнашты. Видеоконференция режимында узган киңәшмәне ТР муниципаль районнары, Татарстан эре агрохолдинглары һәм компанияләре башлыклары күзәтте. Коллегиягә ТРның элеккеге Премьер-министры Мөхәммәт Сабиров һәм башка кунаклар чакырылган иде.

ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үз чыгышында ике структура бүлекләре эшенә дә уңай бәя бирде.

Аграр ведомство башлыгы чит илдән азык-төлек кертүне чикләү шартларында туклану продуктлары бәясе артуга тукталды. Ул үзен, вәзгыять көн саен диярлек үзгәреп торганда, эшләве кыенлашкан эшмәкәр роленә дә куеп карады.

“Безнең республика Россиянең башка субъектлары өчен үрнәк булырга тырыша, бу хакта җитештерү күрсәткечләре сөйли. Без барлык юнәлешләр буенча үсеш динамикасына ия. Алга таба да шулай эшләү зарур”, - дип фикерен белдерде министр.

Ул Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге хезмәтенең ТР буенча идарәсе хезмәткәрләрен вәзгыятьне исәпкә алып эшләүләрен сорады. Яңа ел бәйрәмнәрендә Казан базарларында кинәт ит бәясе артты. “Бу вәзгыятьтә кем гаепле һәм аны ничек тотрыклы итәргә?” – диде М.Әхмәтов.

“Быел бар көчебезне авыл хуҗалыгы продукциясен арттыру һәм халыкны Россия азык-төлеге белән тәэмин итүдә эчке резервларны мобилизацияләүгә юнәлдерү зарур. Моның белән бәйле рәвештә, терлек баш санын сакларга һәм арттырырга кирәк”, - дип билгеләп үтте министр ветеринар табиблары һәм күзәтчелек органнары хезмәткәрләре бурычын.

Бу ведомстволарга һәрвакыт авыл хуҗалыгы җитештерү сагында торырга туры киләчәк, дип билгеләп үтте М.Әхмәтов. Узган атнада республика районнарының берсендә 15 хуҗалык базасында терлекләрнең баш саны кимүнең 900 очрагы ачыкланган.

“Бу безнең җитешсезлек. Бу очрак минем үзем өчен дә күңелсез хәл, мин дә ветеринар табибы. Бу очракта, мин министр буларак, эшләп бетермим булып чыга”, - дип белдерде М.Әхмәтов.

Ул амбицияле бурычлар куйды. Россия 28 процент чамасы сөтне читтән кертә. “Читтән кертелә торган товарларны алмаштыру шартларында бу бушлыкны ник Татарстан тулыландырмый? Безнең эчке резервлар зур. 2015 елда без нәтиҗәләр буенча аерылып торырга тиеш”, – дип максат куйды ведомство хезмәткәрләре алдына ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International