Роза Гәрәй кызы Солтанова һәм аның иҗатташ дуслары белән очрашу кичәсе

2015 елның 23 гыйнвары, җомга
22 гыйнвар көнне Әлмәт шәһәренең 5 нче номерлы гимназиясендә якташыбыз мөгаллимә-шагыйрә, Р.Төхфәтуллин исемендәге мәртәбәле әдәби премия лауреаты, Рәсәй Язучылар берлегенең төбәкара бүлеге әгъзасы Роза Гәрәй кызы Солтанова һәм аның иҗатташ дуслары белән очрашу кичәсе булып узды.

Очрашу авторның әле генә “Һәр тамчының үз язмышы” исемле китабы басылып чыгу уңаеннан оештырылды. Шагыйрәнең һәр адәм баласын дөньяга карашы турында уйланырга мәҗбүр итүче шигырьләре укучыларның күңелендә дә дулкынландыргыч җылы хисләр уятты. Бу очрашу безнең гимназиябезнең Әдәбият елына беренче адымы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International