“Кыш бабай” призына еллык спорт ярышлары булды.

2015 елның 23 гыйнвары, җомга
22 гыйнварда Балалар-яшьләр иҗаты үзәге базасында яшь буында имин яшәү нигезләре формалаштыру һәм аны сәламәт яшәү рәвешенә тарту буенча “Кыш бабай” призына еллык спорт ярышлары булды.

Ярышта бакча балалары белән кече яшьтәге мәктәп укучылары, укытучылар белән тәрбиячеләр, бакча балаларының ата-аналары белән физкультура көллияте студентлары ярышты.

Спорт чарасын ӘМР мәгариф идарәсе, ЮХИДИ бүлеге, ТР ЮХИ фәнни һәм укыту программаларын финанслау дирекциясе үткәрде. 35нче, 20нче, 47нче балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр музыкаль номерлар белән чыгыш ясадылар.

Ахырдан чарада катнашучы балаларга “Девон-Кредит” банкы тарафыннан тәмле яңа ел бүләкләре өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International