ТРда милеккә хокук теркәве өчен дәүләт пошлинасы артты

2015 елның 19 гыйнвары, дүшәмбе
Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе гражданнар һәм оешмалар игътибарын 1 гыйнвардан күчемсез милеккә һәм аның белән бәйле килешүләрне дәүләти теркәү өчен дәүләт пошлинасы күләме артуга юнәлтә.

Бу РФ Салым кодексына үзгәрешләр үз көченә керү белән бәйле. Шулай итеп, физик затларның милеккә хокукларын теркәү өчен дәүләт пошлинасы 1 меңнән 2 мең сумга кадәр арткан, ә оешмалар өчен – 15 меңнән 22 мең сумга кадәр.

“Дача амнистиясе” буенча милек хокукларын теркәү өчен дәүләт пошлинасы 200 сум урынына 350 сум тәшкил итә. Физик затлар өчен бердәм дәүләт хокуклар реестрына үзгәрешләр кертү, янә таныклык алу өчен 350 сум, ә оешмаларга 1 мең сум түләргә туры киләчәк. Гражданнар өлешләп түләү төзелешендә катнашу килешүен теркәү өчен 350 сум, ә оешмалар 6 мең сум түләргә тиеш.

Росреестрның Татарстан буенча идарәсе гражданнар һәм оешмалар игътибарын, шулай ук күчемсез милеккә хокукларны теркәү буенча юридик гамәлләр һәм аның белән бәйле килешүләрне дәүләти теркәү өчен дә дәүләт пошлинасы күләме артуына юнәлтә, дип хәбәр итә идарә матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International