Әлмәт спортчыларының уңышлары

2015 елның 19 гыйнвары, дүшәмбе
Гыйнвар башында Казанда ТР укучылар спартакиадасы кысаларында авыр атлетика һәм хоккей ярышлары булды. Авыр атлетикада безнең команда 3нче урын яулады, хоккейда малайлар командасы 2нче, кызлар командасы өченче булды.

Казанда йөэү буенча Татарстан чемпионаты үтте. Әлмәт командасыннан 12 спортчы төрле дистанцияләрдә ярышты. Милена Ибәтуллина 2нче һәм 3нче урыннар, Диларә Шәйхатарова 2нче, Эдуард Вәлиәхмәтов 1нче, 2нче һәм 3нче урыннар алды.

14-18 гыйнварда өстәл теннисы буенча ТР чемпионатында Захаров Дмитрий һәм Чуев Ярослав парлы разрядта 3нче урынга чыктылар.

16-17 гыйнварда Әлмәттә 2000-2001 елда туган үсмер егетләр арасында грек-рим көрәше буенча шәһәр беренчелеге үтте. Анда шулай ук Лениногорск һәм Бөгелмә вәкилләре дә – барлыгы 95 кеше бил алышты.

16-18 гыйнварда Бөгелмәдә авыр атлетика буенча Татарстан беренчелеге үтте. Безнең җыелма команда 3нче урын яулады.

17 гыйнварда өлкәннәр арасында мини-футбол буенча “Төнге лига” турнирын ачу тантанасы булды. Бу ярыш инде өченче тапкыр оештырыла. Анда 10 команда катнаша, ярыш март аена кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International