“ .tatar” доменында әлегә 101 исем теркәлү узган

2015 елның 19 гыйнвары, дүшәмбе
Югары дәрәҗәдәге “ .tatar” доменында 2014 елның 29 августыннан 21 декабренә кадәр 101 исем теркәлү узган. Алар арасында “amazon.tatar”, “facebook.tatar”, “google.tatar”, “microsoft.tatar”, “youtube.tatar”, “innopolis.tatar”, “kazan.tatar”, “tatneft.tatar,” “akbars.tatar” кебек исемнәр бар. Теркәлгән адресларның күпчелеге (82%) Татарстанда урнашкан оешмаларга карый.

Теләгән барлык кешеләр быел 23 марттан теркәлә ала. Аңа чаклы исә, 16 гыйнвардан 15 февральгә кадәр, “Affected Names” исемлегенә кертелгән һәм “TMCH” та теркәлгән товар билгеләре ияләре өчен эксклюзив теркәү уздырыла. 3 февральдән үз сайтлары өчен яхшы исемне кулдан ычкындырырга теләмәүчеләргә махсус бәягә теркәлү мөмкинлеге каралган.

Теркәлү этаплары хакында тулырак мәгълүматны http://domain.tatar/users/stages.php. сылтамасы аша алырга мөмкин, дип хәбәр итә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International