Атналык иртәнге планеркада

2015 елның 19 гыйнвары, дүшәмбе
Бүген район башкарма комитетында ӘМР башлыгы Мәҗит Салихов катнашында атналык планерка булды. Анда үткән атнага йомгак ясалды.

Үткән атна вакыйгаларга бай булды. Әлмәткә эш визиты белән ТР эчке эшләр министры урынбасары Владимир Изак, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов һәм башка рәсми затлар килде.

Кар бик күп яву аркасында Татарстан территориясендә “Буран” планы керетелгән иде. Әлмәт районында юл хезмәтләре көчәйтелгән режимда эшләде. Ишек алларыннан кар чыгаруда ТОСларның баш предприятиеләренең техникасы да катнашты.

Планерка ахырында оператив хезмәтләрнең хәбәрләре тыңланды һәм бу атнага чаралар планы билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International