11 январь РоссиядәТыюлыклар һәм мили парклар көне

2015 елның 11 гыйнвары, якшәмбе
1997 елдан бирле Кыргый табигатьне саклау үзәге һәм Бөтендөнья кыргый табигать фонды башлангычы белән 11 январь көнне Россиядә Тыюлыклар һәм милли парклар көне билгеләп үтелә.

Бу көнне 1916 елда Россиядә беренче Баргузин дәүләт тыюлыгы ачылган, ә 1986 елда, халыкара танылып, аңа ЮНЕСКО карары белән боисфера тыюлыгы статусы бирелде һәм ул биосфера резерватларының халыкара челтәренә кертелде.

Табигый тыюлыклар фонды Татарстан Республикасы территориясендә төрле күләмдәге 171 аеруча саклаулы табигый территориядән (АСТТ) тора, аларның тулай мәйданы 166.8 мең гектар, шул исәптән региональ әһәмияттәге 166 АСТТ 126.7 мең гектарны били. Шулай итеп, республиканың 2.46% мәйданында табигый комплексларны, ландшафтларны һәм биологик төрлелекне саклау һәм яңарту өчен оптималь шартлар булдырылган.

2013 елда, аучылык ресурсларының төрлелеген һәм яшәү тирәлеген саклау һәм яңарту максатында, Татарстанның Идел-Зөя калкулыгы төбәгендә, Югары Ослан районы территориясендә 23.7 мең гектарлы, региональ әһәмияттәге “Урман чишмәсе” зоология (ау) дәүләти табигать тыюлыгы төзелде, ул Татарстанның Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм куллану идарәсе карамагында тора.

Апас районында биологик төрлелекне саклау, әйләнә-тирәлеккә хуҗалык итү һәм башка эшчәнлекнең тискәре йогынтысын булдырмау, уникаль ландшафт комплексларын саклау максатыннан ТР Министрлар Кабинеты “Апас муниципаль районының табигый объектларын региональ әһәмияттәге табигать һәйкәлләре дип игълан итү турындагы” 20.12.2013 №1017 карарын кабул итте. Шуның аркасында тулай мәйданы 1275.6 гектар булган “бүрекле маршалл тавыгы яшәгән урын”, “Петр почмагы” һәм “Зөя дугае” кишәрлекләренә АСТТ статусы бирелде. Шулай итеп, 2013 елда табигый тыюлыклар фонды мәйданы 24 975 гектарга җитте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International