Район башлыгы Мәҗит Салихов 2015 елда гамәлгә куелырга тиешле дәүләт программаларны формалаштыруга багышланган киңәшмәдә катнашты

2015 елның 10 гыйнвары, шимбә
Бүген Хөкүмәт йортында 2015 елга кабул ителгән дәүләт программаларын формалаштыру буенча киңәшмә узды.

Аны ТР Премьер –министры Илдар Халиков алып барды. Видеоконференция режимында узган киңәшмәдә Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов та катнашты.

Төзелеш, архитектура һәм ЖКХ министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнипов сүзләренә караганда, Татарстанда 16 төрдән артык программа эшләячәк һәм финасланачак. Аларның 3се бүгенге көндә рәсмиләштерү стадиясендә. Программа кысаларында 5,9 мең кв. метрда йортларны капиталь ремонтлау, 240 меңнән артык гражданның торак шартларын яхшырту күздә тотыла. Әлеге һәм башка программаларны финаснслауга 104, 85 млн сум средс тво каралган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International