“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 22 декабре, дүшәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау: Исәнмесез, Мәҗит Хаҗипович! Без, Изаил Зарипов проспектындагы ипотекалы 21нче йортта яшәүчеләр, су мәсьәләсен һәм җылылыкны тулысынча бирүне карап хәл итүегезне үтенәбез. Квартирларга ачкыч алганыбызга ай үтте инде, әмма һаман күченә алмыйбыз. Тулысынча җылылык һәм су бирү турында безгә конкрет җавап бирүче юк. Идарәче компания “Арслан” ҖЧҖ, ПТС, Водоканал һәм хакимият белән эш йөртергә куша.
Җавап: Сезнең ӘМР порталы аша кергән мөрәҗәгатегезгә җавап шундый: 2014 елның 19 декабренә сезнең йортка су һәм җылылык килә башлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International