2024 елның 23 апрелендә 15 сәгатьтән 24 апрелендә 02 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшен, кыска вакытлы җил көчәюе 15-20 м/с, локаль рәвештә 24 м/с, коеп яуган яңгыр, боз көтелә.
24 апрель көнне көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-20 м/с көчле төньяк-көнбатыш җиле көтелә.
Иртәгә, 24 апрельдә, Әлмәттә алмашынучан болыт көтелә. Төнлә кыска вакытлы яңгырлар, урыны белән яшен, яңгыр, боз. Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр. Төньяк-көнбатыш җиле 7-12 м/с, урыны белән кыска вакытлы көчәйүләр 15-20 м/с, төнлә локаль рәвештә 24 м/с.
Төнлә минималь һава температурасы +7..+12˚. Көндез һаваның максималь температурасы +15..+20˚.