Эшләнгән чаралар планы нигезендә шәһәребезне чистарту һәм төзекләндерү эшләре алып барыла.
Бүген, 18 апрельдә, Әлмәт һөнәри көллияте студентлары һәм хезмәткәрләре инде икенче тапкыр өмәгә чыктылар. Нәтиҗәдә, янәшәдәге территорияне җыештыру, чүп җыю оештырыла, юл кырыенда тәртипкә китерелә, чүп үләне алып ташлана.