Татарстан почта бүлекчәләренең эш графигы 8 Мартка бәйле рәвештә үзгәрәчәк

2024 елның 6 марты, чәршәмбе

8 март Россия Почтасының төбәктәге барлык почта бүлекчәләре өчен ял көне булачак. 7 мартта почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскартылачак.

8 мартта почтальоннар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсияләрне һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының Республика бүлеге белән килешенгән график буенча китерәчәк.

9 мартта бүлекләр гадәти расписание буенча хезмәт күрсәтүне яңартачак.

Эшнең хәзерге расписаниесен төгәлләргә яки картада иң якын ачык почта офисын pochta.ru сайтта яисә компаниянең мобиль кушымтасында табарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International