Рус Акташында капиталь ремонттан соң “Дюймовочка” балалар бакчасы ачылды

2013 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе
Быелгы юбилейлар елында Рус Акташы бистәсе зур үзгәрешләр кичерде. Мәктәпкә, хастаханәгә, спорткомплекска капиталь ремонт ясалды, элеккеге училище башлангыч мәктәп итеп реконструкцияләнде. Бүген 5 сентябрь көнне “Дюймовочка” балалар бакчасы икенче туган көнен бәйрәм итте, капиталь ремонттан соң кабаттан ишекләрен ачты.

Тантаналы чарада башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Василий Самойлов, Дәүләт Советы депутаты Николай Кольгин, “Елховнефть” идарәсе җитәкчесенең капиталь төзелеш буенча урынбасары Равил Гыйззәтов, төзүчеләр, ата– аналар катнашты.

Акташтагы бакча 1989 елда төзелгән һәм күптән инде ремонтка мохтаҗ иде. Әлеге максатларга “Татнефть” ААҖ 8 млн сум бүлеп биргән. Ремонт эшләре “АИСК” подрядчы оешма тарафыннан алып барылган. Бүленгән средстволарга тулысынча тәрәзәләр, түбә, электр, су, канализация системалары алмаштырылган, кайнар су булдырылган, керү ишекләре яңартылган.

Василий Самойлов үзенең чыгышында “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салиховның актив позициясе нәтиҗәсендә районда һәм шәһәрдә һәр төрле программалар гамәлгә куелуын, Рус Акташы бистәсендә башкарылган эшләр шуның ачык мисалы булуын ассызыклады. “Дюймовочка” балалар бакчасын ремонтлауда катнашучыларга рәхмәт әйтеп, коллектив әлеге мөмкинлекләрдән тулысынча файдаланыр, бәйгеләрдә катнашыр һәм җиңү яулар дигән ышаныч белдерде.

Бакча мөдире Татьяна Афиногентова шәһәр җитәкчелегенә, нефтьчеләргә, төзүчеләргә, мәгариф идарәсенә олы рәхмәтен әйтте.

“Капиталь ремонттан соң безнең бакча якты, җылы, матур. Барлык уңайлыклар да булдырылган. Без тагын бер кат яшь буынга юнәлтелгән кайгыртучанлыкны тойдык. Зур рәхмәт сезгә,” – диде ул үзенең чыгышында.

Тантаналы ачылыштан соң балалар һәм кунаклар яңартылган төркемнәрне карадылар.

Фәрдия Хәсәнова, “Альметьевский вестник “газетасы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International