ЯҢАЛЫКЛАР


7
май, 2018 ел
дүшәмбе

Киңәшмә кадрлар яңа билгеләүдән башланды. АГИМС уку йорты ректоры вазифасына Зөлфия Гыйльфановна Мостафина билгеләнде. Моңа кадәр ул ВЭГУ Академиясенең Әлмәт филиалы директоры булып эшләде. Алга таба район башлыгы Ветераннар Советын республика бәйгесендә яулап алган җиңүләре белән котлады. Төп тема- Җиңүнең 73 еллыгын каршылау буенча әзерлек каралды. Бу турыда район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов чыгыш ясады.

 

Әлмәт картиналар галереясы әлмәтлеләрне 12 май көнне 11.00 сәгатьтә «Арт-Сабантуй 2018» күчмә бәйге-күргәзмәсенә нәтиҗәләр ясауга багышланган тантаналы чарага чакыра.

7 май көнне үзенең 95 яшьлек юбилеен тыл хезмәтчәне Анна Александровна Яшина билгеләп уза. Гомер бәйрәме белән ветеранны котларга район башлыгы Айрат Хәйруллин, Ветераннар Советы рәисе Василий Самойлов, социаль яклау идарәсе җитәкчесе  Кадрия Гиматдинова, ТОС12 башлыгы  Николай Жалнин, юнармеецлар, якыннары килде. Юбилярга тәбрикләү сүзләре күп яңгырады.

Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә янгын куркынычсызлыгы турындагы сораулар каралды. Бу турыда янгын куркынычсызлыгы бүлеге җитәкчесе Рөстәм Нәбиев чыгыш ясады. Ул янгын чыгу сәбәпләрен атады, аларны кисәтү буенча булдырылырга тиешле чараларны атады. Киңәшмәне район башлыгы Айрат Хәйруллин алып барды.

Террористик һәм экстремистик характердагы җинаять әзерләүче һәм кылучы затларны ачыклау максаты белән, әлмәтлеләрне түбәндәге элементларга игътибарлы булырга өндиләр:

13 апрельдә алып 15 августка кадәр күп фатирлы торак йортларның өй яны территорияләренең санитар хәлен яхшырту, яшелләндерү һәм төзекләндерү, бу эшкә Әлмәт шәһәре халкын җәлеп итү максаты белән башкарма комитет  "Шәһәрнең их яхшы урам себерүчесе", "Иң яхшы ишегалды", "Иң яхшы чәчәк атучы балкон яисә лоджия", "Иң яхшы подъезд" исемнәренә бәйге игълан итә. 

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 73-еллыгына багышланган Парад репетицияләрен һәм тантаналы чараларны үткәрү сәбәпле 4, 7, 8 май көннәрендә 13.00 сәгатьтән алып 16.00 сәгатькә кадәр шәһәр урамнарында хәрәкәтне чикләү планлаштырыла. Чикләү Ленин урамы буйлап Заслонова урамыннан алып Радищев урамына кадәр оештырылачак.

5 май көнне Әлмәттә "Агачны бергәләп коткарыйк" акциясе узды, аның барышында 1500 төрле сорттагы җимеш бирүче алма агачы таратылды. Әлмәтлеләрнең уртак тырышлыгы ярдәмендә 5,6 тонн макулатура, 57 кг. пластик шешә һәм 102 кг. батарейка җыелды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International