7 май көнне үзенең 95 яшьлек юбилеен тыл хезмәтчәне Анна Александровна Яшина билгеләп уза. Гомер бәйрәме белән ветеранны котларга район башлыгы Айрат Хәйруллин, Ветераннар Советы рәисе Василий Самойлов, социаль яклау идарәсе җитәкчесе Кадрия Гиматдинова, ТОС12 башлыгы Николай Жалнин, юнармеецлар, якыннары килде. Юбилярга тәбрикләү сүзләре күп яңгырады.