ЯҢАЛЫКЛАР


16
март, 2018 ел
җомга

16 март көнне 18.00 сәгатьтә 25нче мәктәптә беренче сыйныфка эләкмәгән киләчәктә укырга керәчәк балаларның ата-аналары өчен җыелыш оештырылачак. Җыелышны Мәгариф идарәсе начальнигы Дмитриий Садетдинов алып барачак.

РФ Президенты Владимир Путинның Икътисад министрлыгы коллегиясендә укылган хатында сәнәгатьне үстерүнең мөһим юнәлешләренең берсе итеп төп капиталга һәм хезмәт җитештерүчәнлегенә инвестицияләрнең артуы билгеләнгән. Куелган максатларга ирешү өчен идарә итүнең төрле чаралары, шул исәптән закон чыгару эшчәнлеге кулланыла. Бердәм Россия тарафыннан максаты итеп икътисадны һәм сәнәгатьне үстерүгә ярдәм күрсәтү билгеләнгән "Локомотивы Роста" иҗтимагый советы оештырылган.

18 март көнне Әлмәт туган якны йөрәнү музее даими экспозицияләр һәм вакытлы күргәзмәләрне карарга чакыра. Шулай ук музейның кунаклары өчен экскурсияләр һәм мастер-класслар оештырылачак.

"Кванториум" балалар технопаркы 18 мартта 15.00 сәгатьтән алып 18.00 сәгатькә кадәр Тимирязев урамы, 20 адресы буенча узачак VR мастер-классына чакыра. #ДобрыйАльметьевск беләзеге ирекле керү мөмкинлеген тудырачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International