ЯҢАЛЫКЛАР


15
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Хәрби хезмәтнең абруен күтәрү, үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү максатыннан ел да «Шундый һөнәр бар - ватанны саклау» дигән хәрби һәм социаль төсмер йөртүче илкүләм акция уза. Аның кысаларында Әлмәттә хәрби хезмәткә өйрәтү буенча уку-методик җыюлар узды. Анда ТР хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин да катнашты.

2015 елдан бирле Әлмәттә "Ашале" ашамлыклар технопаркы эшли, эшкәртелгән продукция өлкәсендәге кече һәм урта бизнесны үстерү өчен максималь уңайлы мохитне булдыру аның төп максаты булып тора. Басым халык өчен үзләренең туклану продуктларын җитештерүгә ясала.

ТР буенча Кадастр палатасына гражданнар адресны бирү турында сораулар белән мөрәҗәгать итәләр. Кагыйдә буларак, гражданнар, кадастр палатасы ни өчен шул вакытка кадәр күчемсез милеккә адрес бирмәгәне турында кызыксыналар. 

ТР  Гидрометүзәге хәбәр иткәнчә, иртәгә, 16 ноябрьдә, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кар, көндез явым-төшемсез. Җил көньяк-көнбатыштан. Һаваның минималь температурасы төнлә -1..-3º, көндез максималь температура 0..+2º тәшкил итә.

Әлмәттә 22 ноябрьдә мәдәни-белем бирү программасы кысаларында "Владимир Спиваков академиясе фонды. Балалар-балаларга. Татарстан” проекты буенча түбәндәге белгечлекләр буенча мастер-класслар узачак: фортепиано, җыр, кларнет-саксофон-флейта, аккордеон-баян, скрипка, рәсем сәнгате, хореография. 

15 ноябрь көнне 8.00 сәгатьтән алып эшләр тәмамланганчы түбәндәге адреслар буенча урнашкан күпфатирлы торак йортларда газны туктатып торачаклар: РТ, Әлмәт шәһәре, Төзүчеләр проспекты, 37, 35.

 

 

10 ноябрьдән 11 ноябрьгә кадәр Чистай шәһәрендә ССРБ спорт мастеры, ТР физик культурасының атказанган хезмәткәре, РФнең атказанган тренеры Әдип Салих улы Нуруллин хөрмәтенә грек-рим көрәше буенча ачык республика турниры узды. Бу ярышларда Түбән Кама, Бөгелмә, Чистай, Яр Чаллы, Уруссу, Лениногорск, Казан, Зәй, Әлмәт, шулай ук Башкортостан Республикасы һәм Оренбург өлкәсеннән 275 спортчы катнашты. 

20 ноябрь көнне Әлмәттә Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне узачак. Чара Яшьләр үзәгендә 9.00 сәг алып 12.00 сәг кадәр үтәчәк. 

БМОның Генераль Ассамблеясы Резолюциясе нигезендә юл һәлакәте корбаннарын искә алу көне ноябрьнең һәр өченче якшәмбесендә ел саен уздырылып килә. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International